“Кыңгырау” балалар бакчасы “Татнефть һәм балачак. Киләчәк белән диалог” проектында катнашкан

2023 елның 21 гыйнвары, шимбә

Яңа ел алдыннан мәктәпкәчә учреждение педагоглары һәм шәкертләре проект командасыннан бүләк алганнар – аларга дүрт “Бабашки” конструктор җыелмасы тапшырганнар.

 – Әлеге проектның максаты – балалар гармонияле шәхес булып үссеннәр, модельләштерү буенча программаларны үзләштерсеннәр өчен кулай мохит тудыру. Боларның барысы да безнең балалар бакчасында белем бирү сыйфатын арттыру өчен тормышка ашырыла. Шуңа күрә без анда катнашырга булдык та. Тестлаштыру үттек, берничә тапкыр Әлмәттә оештырылган семинарларда катнаштык, башка районнардан коллегаларыбызның эш тәҗрибәсе белән таныштык. Проектта катнашуыбыз өчен безгә әлеге конструкторларны бирделәр, – дип сөйләде балалар бакчасы мөдире Галина Мурзина. Бүләкне, әлбәттә инде, нәниләр түземсезләнеп көтеп алган. Шуңа күрә проект кураторлары белән очрашуны да зур бәйрәм итеп оештырганнар. – Без шарлар тотып урамга чыктык, җырлар башкардык, шигырьләр сөйләдек. Яңа конструкторга бик сөендек, – диде бакчага йөрүче Виктор Чистяков, җыелган конструкцияләрне күрсәтеп.

– Без София белән биек бина төзедек. Схемасын үзебез уйлап таптык. Җыелмада төрле детальләр бик күп, шуңа күрә аларны җыю да күңелле.

 – Ә мин гараж төзедем, ул берничә каттан тора һәм бик күп машинаны сыйдыра. Хәзер тимер юл төзергә телим, – дип әңгәмәбезгә кушылды Ильяс Сөләйманов. Конструктор зур модельләр ясау өчен төрле формадагы агач блоклардан тора. “Бабашки” Россиядә иң зур агач конструктор булып санала, ул балаларга үз буйлары биеклегендәге корылмалар төзергә мөмкинлек бирә. Конструкторның барлык детальләре дә – бабашкалар – экологик чиста агачтан, яньчелмәсен өчен шактый нык итеп ясалган.

 – Аның уңай ягы шунда – конструкторның билгеле бер җыю схемалары юк. Ни өчен бу уңаймы? Чөнки бала үзе модельләштерә, үзе төзи һәм аның нинди булуын үзе хәл итә, – дип билгеләп үтте конструкторның өстенлеген Галина Федоровна. Проект кысаларындагы эшчәнлек моның белән генә тәмамланмаячак. Учреждение хезмәткәрләре әйтүенчә, ул озак вакытка исәпләнгән, нәтиҗәле һәм бик кызыклы. Педагоглар конструктор белән эш алымнарына даими өйрәнәчәкләр, белем бирүнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен бәяләү, методик ярдәм күрсәтү өчен аларга остаз буларак Әлмәттән белгечләр беркетелгән. Сүз уңаеннан, алар Нурлатта булып, “Кыңгырау” педагоглары һәм балалар белән танышырга өлгергәннәр дә инде. Рамилә Бәдретдинова һәм Елена Макарова нәниләргә белем бирү дәрәҗәсен һәм коллектив эшчәнлеген югары бәяләгәннәр, зур булмаган балалар бакчасында яшь буынны үстерү өчен кулай шартлар һәм мөмкинлекләр тудырылуына сокланганнар. – Әлеге проектка кушылуыбызга шатбыз, бу мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем һәм тәрбия бирүне яңа, тагын да сыйфатлырак дәрәҗәгә күтәрергә мөмкинлек бирәчәк. Үсеп килүче буынның нинди булуы шуңа да бәйле бит, – диде Галина Мурзина, нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен проект җитәкчесе Сергей Плахотниковка рәхмәт сүзләре белдереп

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International