Үрнәк авылы мәчетендә быел көз яңадан ремонт эшләренә керештеләр – бүген болдырны төзи башладылар.
Ул безнең мәчеттә юк иде, өлкәннәр намазга килгәндә үк мәчеткә керәләр иде. Бусага да күпмедер дәрәҗәдә алар өчен кыенлыклар тудырды,-дип уртаклашты мәчетнең имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Ганиев. - Һәм менә, ниһаять, авыл халкының, якташларыбызның, иганәчеләребезнең финанс ярдәме нәтиҗәсендә төзелеш эшенә керешү мөмкинлеге туды. Махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче егетләр дә ярдәм итте. Ярдәм кулы сузган һәркемгә ихлас рәхмәтемне белдерәм, бу мәчет өчен бик кирәкле өлеш.
Болдырның конструкциясен профнастилдан, мәчет фасадына туры китереп, түбәсен металл чирәптән ясаганнар. Эшләрне авылдашлары, мәхәллә халкы башкарган.
Хәзер тәрәзәләрне, ишекләрне куясы кала. Киләчәккә дә күп эшләр планлаштырылган. Мисал өчен, Төркиядән гыйбадәт кылучылар өчен махсус келәмгә заказ биргәннәр, аны җәяргә кирәк. Планнарда шулай ук эчке бизәү эшләре дә бар.
– Ифтар үткәрү өчен кайнар ризыклар әзерләү урыны булдырырга, аны җиһазларга уйлыйбыз, - дип уртаклашты Рөстәм хәзрәт.