Табигать кочагында файдалы экскурсияне «Восход»аучылык хуҗалыгы җитәкчелеге оештырды. Дәрес Андреевка авылы янындагы урманда узды.
Шәһәр гимназиясенең 7Б сыйныфы укучылары, аучылык хуҗалыгы инспекторлары җитәкчелегендә, кышлаучы кошларга алдан әзерләнгән ярманы тутырып, әти-әниләре белән бергә өйдә ясаган җимлекләрне куйды. Аннары аларны куяннар өчен тозлыклар ясау буенча мастер-класс көтә иде. Пластик шешәләрне махсус эшкәртелгән ботакларга элеп чыгу барышында балалар табигатьне саклау дәресе алды: шешәләрдән киселгән өлешләр алга таба утильләштерү өчен аерым җыелды. Укучылар шулай ук кыр кәҗәләрен өстәмә тукландыру өчен махсус урнаштырылган стационар җимлекләрдә булдылар, яфраклы себерке, печән тараттылар, ә тоз кую урыннарына пошиларга тоз салдылар салдылар. Мастер-класс барышында укучылар район урманнарында яшәүче хайваннар, аларны тукландыру үзенчәлекләре турында мәгълүмат алдылар.
"Кышлаучы кошларны һәм кыргый хайваннарны тукландыру өчен җимлекләр безнең даими контроль астында, алар һава торышы шартларыннан чыгып, без еш килеп, яфраклы себеркеләр һәм печән әзерлибез. Балаларның кечкенәдән табигатьне, урман җәнлекләрен сакларга өйрәнүләре мөһим», - дип уртаклашты аучылык хуҗалыгы директоры Илнур Әфләтунов.
Экология сыйныфы укучылары өчен мондый чара беренче тапкыр гына үткәрелми, моннан 2 ел элек алар Төрнәс аучылык хуҗалыгы җирләренә дә барганнар иде.
"Экологик чаралар бик мөһим. Балалар әйләнә-тирә мохиткә зур җаваплылык белән карый башлый, алар профессиональ юнәлешкә карата да мөһим. Без оештыручыларга шундый файдалы һәм нәтиҗәле дәрес өчен бик рәхмәтле", - дип уртаклашты гимназиянең биология һәм география укытучысы Резеда Вәлитова.
Сәяхәт азагында укучыларны тагын бер күңелле сюрприз көткән икән-кышкы урманда йөргәннән соң, алар умартачы йортына кереп кайнар чәй һәм тәмле тәмле камыр ризыклары белән җылындылар.