Тимерлек авыл җирлеге халкы район җитәкчелеге белән очрашты

2023 елның 20 гыйнвары, җомга

Тимерлек авыл җирлегендә халык җыены узды.

Гадәттәгечә, Нурлат муниципаль районы Башлыгы Алмаз Әхмәтшин җитәкчелегендә анда ресурслар белән тәэмин итүче хезмәтләрнең һәм төрле ведомстволарның җитәкчеләре, белгечләре, җаваплы затлары катнашты.

Авыл җирлеге халкы Тимерлек мәктәбен кардиналь яңартудан канәгать. Хәзер авыл мәдәният йорты да монда.

Республика бюджеты хисабына Нурлат - Тимерлек юлының иң җимерек участогы ремонтланды.

2023 елда Чуаш Тимерлеге авылында яңа ФАП төзеләчәк.

Авыл халкы төзекләндерү мәсьәләләрендә бик актив, үзара салым акчасына 1,8 млн. сумнан артык 1 км озынлыктагы 5 урамда юлларны ремонтлаганнар.

Җирлекнең шәхси хуҗалыкларында эре мөгезле терлекләр саны арта бара.

Соңгы еллардагы күркәм гадәт буенча районда шәхси ярдәмче хуҗалыкларга сыер саву аппаратлары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International