Богдашкино авылыннан Ибраһимовлар гаиләсенә халык җыенында сыер саву аппараты бүләк иттеләр

2023 елның 18 гыйнвары, чәршәмбе

Шәхси ярдәмче хуҗалык хуҗасы Ирек Ибраһимовка бүләкне район Башлыгы Алмаз Әхмәтшин тапшырды.

Бу район җитәкчелегенең җирле халык белән традицион очрашуы вакытында булды.

"Бик зур рәхмәт, – дип мөрәҗәгать итте Алмаз Сәлимович шәхси ярдәмче хуҗалык җитәкчесенә сыер саву аппаратын тапшырып. - Хәзер сезгә җиңелрәк булачак. Калган авылдашлар да сезнең үрнәктә сөтчелек юнәлешен үстерсеннәр иде».

Ирек һәм Ольга Ибраһимовларның хуҗалыклары кечкенә түгел: әлегә савым сыерлары 4, тиздән тагын бер таналары бозауларга  тиеш, моннан тыш, таналар, сарыклар да бар. Гаилә кош-корт та тота.

"Моңа кадәр сыерларны кул белән сава идек, бу сыер саву аппараты безгә зур ярдәм булачак. Мондый бүләк өчен район җитәкчелегенә бик рәхмәтле без», – диде Ольга Ибраһимова, якын киләчәктә гаиләләренең савым сыерларының баш санын арттырырга планлаштыруын билгеләп үтте.

Җыен вакытында Алмаз Әхмәтшин Богдашкино авылында яшәүче Иван һәм Зинаида Беловларны 45 ел бергә гомер итүләре белән котлап бүләк тапшырды.

Гражданнар җыены кысаларында район Башлыгы авыл халкына 2022 елда районның социаль-икътисади үсеше, яңа елга планнар турында сөйләде.

Богдашкинолылар шулай ук авыл җирлеге башлыгы Алевтина Михайлованың узган ел башкарылган эшләр турындагы докладын тыңладылар. Моннан тыш, халык үз сорауларын районның социаль әһәмиятле хезмәтләре җитәкчеләренә һәм вәкилләренә бирә алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International