Нурлатның 3нче шәһәр мәктәбендә экологик дәрес үткәрелде

2023 елның 18 гыйнвары, чәршәмбе

Чара кысаларында «Мәктәптә һәм өйдә дә бүлеп җый» дип аталган эшлекле эко-уен узды.

Экологик оешма вәкилләре мәктәп укучылары өчен «Экологик белем»дәресен үткәрде. Балаларны калдыклар белән эш итүнең төрле ысуллары, кимчелекләре һәм өстенлекләре белән таныштырдылар. Укучылар сортировкалау күнекмәләрен ныгыттылар һәм уку елы ахырында үтәлешен тикшереп булачак әйләнә-тирә мохитне саклау планын  төзеп тә карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International