Андреевка авылында яшәүчеләр гражданнар җыенында актуаль мәсьәләләр турында фикер алыштылар

2023 елның 18 гыйнвары, чәршәмбе

Җирле хакимиятнең авыл халкы белән кышкы очрашулары дәвам итә.

 

Кичә Андреевка авыл җирлегендә аларның чираттагысы район Башлыгы Алмаз Әхмәтшин җитәкчелегендә һәм тормышны тәэмин итү хезмәтләре вәкилләре катнашында узды.

Алмаз Сәлимович катнашучыларны узган елда районның социаль-икътисади күрсәткечләре белән таныштырды, республика, федераль программаларның, шулай ук авыл халкының тормыш шартларын яхшыртуда грантларның ролен билгеләп үтте. Монда гражданнарның үзара салым программасы да аерым урын алып тора.

Андреевка авыл җирлеге башлыгы Надежда Егорова сүзләренә караганда, җирле халыкны борчыган сорауларның берсе – юлларны ремонтлау һәм карап тоту. Авылда аларның гомуми озынлыгы 18 км тәшкил итә, аның күп өлеше ремонт таләп итә.

"Шуңа күрә дүртенче ел рәттән гражданнарның үзара салым буенча этаплы җыеннарында җыелган акчаларны җирлек эчендәге юлларны норматив хәлгә китерүгә юнәлдерү турында карар кабул итәләр. Программа кысаларында узган ел 324 мең сум акча җыелган, республика акчаларын финанслауны исәпкә алып, гомуми сумма 1 млн 620 мең сум тәшкил иткән. Шуның 1 млн 520 меңен без юлларны ремонтлауга һәм карап тотуга юнәлттек: К.Маркс урамы буенча эшләр башкарылды, 600 метр юлны күтәреп бетердек», – дип сөйләде ул.

Алмаз Әхмәтшин шәхси хуҗалыкларда мөгезле эре терлекләрнең баш санын арттыру буенча эшне көчәйтүнең мөһимлеген билгеләп үтте, авылдагы бурычларны хәл итү өчен грантларда активрак катнашуны сорады.

Ә Андреевкада хәл итүне таләп итүче мәсьәләләр аз түгел икән. Халык район Башлыгына мөрәҗәгать итеп, аңардан су белән тәэмин итү, авыл мәдәният йортын капиталь ремонтлау проблемасын хәл итүдә ярдәм итүен сорады, җир белән бәйле мәсьәләләр дә күтәрелде. Җаваплар урында бирелде һәм эшкә алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International