«Нурлат-информ» журналистлары республика конкурсында җиңү яулады

2023 елның 18 гыйнвары, чәршәмбе

Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ ЮХИДИ Идарәсендә Юл хәрәкәте иминлеге проблемаларын яктырту буенча «Ышаныч һәм иминлек» массакүләм мәгълүмат чараларының ХХ юбилей республика конкурсы җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү тантанасы булды.

Анда Нурлат районы массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре дә катнашты.

Быел чара аеруча тантаналы булды: конкурс 20 нче тапкыр уздырылды. Истәлекле вакыйга белән журналистларны «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ директоры Рифкать Миңнеханов, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рөстәм Гарипов, «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе директоры Илшат Әминов, ТР «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев һәм башкалар котлады.

Конкурска барлыгы республика журналистларыннан 9 номинация буенча 445 материал тәкъдим ителде.

«Дуслык» («Дружба», «Туслах») район газетасы корреспонденты Ләйсән Галиева «Балаларга куркынычсыз юллар» номинациясендә 1нче урынны алды.

Шул ук номинациядә 2нче урынга Нурлат ТВ корреспонденты Гүзәл Сәмәрханова лаек булды. 

«Юл рыцарьлары» номинациясендә 3нче урынны Нурлат ТВ хәбәрчесе Гөлназ Хәсәншина алды.

Моннан тыш, Нурлат шәһәрендәге «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең профилактика бүлеге начальнигы Гөлфия Гыймалтдинова басмалар сериясе өчен «Юлларны саклагыз» номинациясендә 3нче урынга лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International