Нурлатта Алмаз Әхмәтшин нурлатлылар белән традицион очрашу үткәрде

2023 елның 18 гыйнвары, чәршәмбе

Мәдәният сараенда район җитәкчелегенең «Торак», «Престиж» һәм «Эталон» идарәче компанияләренә хезмәт күрсәтүче йортларда яшәүчеләр белән быел беренче очрашуы булды.

Башта бу компанияләрнең җитәкчеләре Лариса Фадеева, Александр Савинов һәм Марина Демидова 2022 елда башкарылган эшләр турында хисап тотты. Алар алдагы чорга планнары белән дә уртаклашты.

Һәр доклад буенча шәһәрлеләр тарафыннан гына түгел, район җитәкчелеге тарафыннан да тиешле бәя бирелде.

Аннары Нурлат муниципаль районы Башлыгы Алмаз Әхмәтшин очрашуда катнашучыларны 2022 елда районның социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләре белән таныштырды.

Теманы җентекләп яктыртканнан соң шәһәрдәге матур үзгәрешләр: шәһәрдә юл төзелеше, яңа тротуарлар, спорт объектлары, җәмәгать пространстволары, төзелеш һәм капиталь ремонт шәһәрне елдан-ел үзгәртә, нурлатлыларның тормышын уңайлы итүен ассызыкладылар.

Шәһәрлеләр үзләрен борчыган сорауларны да бирә алдылар, кайберләренә җавапларны шунда ук алдылар, кайберсен эшкә алдылар. Очрашуда шулай ук ресурслар белән тәэмин итү хезмәтләре җитәкчеләре, шәһәр прокуроры да катнашты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International