Александровлар һәм Гражановлар гаиләләре район җитәкчелегеннән кыйммәтле бүләкләр алды.
Кичә Якушкино авыл җирлегендә гражданнар җыены узды, анда 2022 елгы эшчәнлеккә йомгак ясалды һәм агымдагы елга планнар билгеләнде.
Авыл җирлеге башлыгы Хасибулла Хәмидуллин үзенең хисап чыгышында билгеләп үткәнчә, узган ел әлеге авыл җирлеге өчен уңышлы булган. Авыл территорияләрен төзекләндерүгә һәм халык өчен заманча шартлар тудыруга 87 миллион сумнан артык акча җәлеп ителгән: федераль программа буенча мәктәпкә капиталь ремонт ясалган, республика программасы ярдәмендә авыл җирлегенең башкарма комитеты бинасы төзелгән, «Татнефть» грант ярдәме белән су челтәрләре реконструкцияләнгән, Салдакай авылындагы парк төзекләндерелгән, «РИТЭК» гранты ярдәмендә балалар мәйданчыгын булдыруга ирешкәннәр.
Моннан тыш, авыл халкы үзара салым программасында актив катнаша. Авыл кешеләренең эшлекле активлыгы арта, хисап чорында шәхси ярдәмче хуҗалыкларда эре мөгезле терлекләр саны арткан.
«Быел безнең 10нан артык хуҗалыкта өч һәм аннан күбрәк баш сыер асрала", – дип билгеләп үтте Хасибулла Хәбибулла улы.
Район җитәкчелегенең елына ике тапкыр шәхси ярдәмче хуҗалыклар өчен сыер саву аппаратлары бүлеп бирүе дә сыерларның баш санын арттыруда мөһим роль уйнамый калмый, дип саный авыл җирлеге башлыгы. Бу юлы район башлыгы урынбасары Линар Маняпов Владислав Александровка һәм Валентина Гражановага сыер саву аппаратларын тапшырды.
Линар Маняпов тулаем район буенча социаль-икътисади үсешнең төп күрсәткечләрен дә җиткерде