Игътибар: Бүген Нурлатта бер урамда хәрәкәт ябылачак

2023 елның 17 гыйнвары, сишәмбе

Дәүләт автоинспекциясенең Нурлат бүлеге мәгълүматлары буенча, 17 гыйнвар көнне Школьная урамында Карл Маркс урамы борылышыннан алып Чапаев урамы чатына кадәр иртәнге 06:00дан кичке 16:00 сәгатькә кадәр транспорт чаралары хәрәкәте вакытлыча чикләнәчәк.

Билгеләнгән территориядә вакытлыча уңайсызлыклар кар чистарту белән бәйле.

Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә чакыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International