Роспотребнадзор бәйрәм төнендә бозлы суга чуму йоласын үткәргәндә киңәшләрен бирә

2023 елның 16 гыйнвары, дүшәмбе

Татарстан Республикасы буенча Нурлат, Аксубай, Әлки, Чирмешән районнарындагы идарәсенең территориаль бүлеге түбәндәге мәгълүматны исәпкә алырга тәкъдим итә.

Бәйрәм көнне бәкедә коенырга планлаштыручылар өчен түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә тәкъдим ителә:

Бозлы суга чумар алдыннан бераз йөгереп килеп, физик күнегүләр ясап, тәнне кыздырып алырга кирәк. Бәке янына килгәндә аякларның сизгерлеген югалтмас өчен төбе таймый, уңайлы һәм җиңел салып-киелә торган аяк киеме киегез. Аеруча ботинка һәм йон оек әйбәт булачак.  Бәкегә таба барганда, исегездә тотыгыз: сукмак тайгак булырга мөмкин, шуңа күрә салмак генә барыгыз

-Иң яхшысы — башны юешләтмичә, муенга кадәр генә чуму. Бәкедә бер минуттан да артык тормаска.

- әгәр сезнең белән бала да булса, аны бәкегә чумган вакытта күзәтегез. Куркынган бала үзенең йөзә белүен онытырга мөмкин.

- бәкедән чыгу алай ук җиңел түгел.

Чыкканда кул белән тоткаларга тотынмагыз, коры сөлге кулланыгыз, бәке кырыеннан бер уч кар алыгыз, бер уч чамасы су алып, бау тоткаларына таянып, тиз һәм энергия белән күтәрелегез

Коенганнан (чумганнан) соң үзегезне һәм баланы йомшак сөлге белән ышкыгыз һәм коры кием киегез;

-иммунитетны ныгыту өчен кайнар чәй эчәргә кирәк, иң яхшысы, алдан термоска җиләк-җимешләр салып әзерләнгәнне.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International