Турнирда 2013 елгы егетләр командалары катнашты (2022/2023).
Узган ялларда «Ледок» спорт мәктәбендә Татарстан Республикасы Хоккей федерациясе призларына 2 нче турнир уеннары узды.
Турнирда ТРның 5 командасы катнашты. Ике көн нәтиҗәләре буенча турнир таблицасы түбәндәгечә: 1 урын – «Ледок» командасы (тренер Эдуард Шишкин), 2 урын - «Нефтяник» (Лениногорск), 3 урын – «Олимпия» (Кама Аланы),4 урын - «Лачын» (Актаныш), 5 урын - «Кречеты» (Минзәлә).
"Ледок" командасын җиңүе белән котлыйбыз!