Татарстан Икътисад министрлыгы тарафыннан республика муниципаль берәмлекләренең социаль - икътисади үсеш рейтингы төзелде.
Рейтингның нигезенә 2022 елның гыйнвар-ноябрь күрсәткечләре керде. Нәтиҗәләрне чагыштыру 2022 елның гыйнвар - октябрь күрсәткечләре белән эшләнде.
«Татар информ» мәгълүмат агентлыгы язганча, таблицада 45 юл – 43 муниципаль район һәм республиканың ике зур шәһәре – Казан һәм Чаллы.
Топ-беренче “бишлеккә” муниципаль берәмлекләрдән Әлмәт, Лаеш районнары, Казан, Тукай һәм Түбән Кама районнары кергән.
Спас, Әгерҗе һәм Чүпрәле районнары рейтинг таблицасын йомгаклый.
Нурлат районы 2022 елның гыйнвар-ноябрь айларында 3 позициягә күтәрелде һәм таблицаның 26нчы баскычын били.