М. Хуҗин исемендәге спорт комплексында тагын бер яшьләр проекты тормышка ашырылды.
«Татнефть» хезмәткәрләренең гаиләләре спорт ярышларында һәм интеллектуаль көрәштә көч сынаштылар, ял көннәрен күңелле һәм актив уздырдылар.⠀
⠀Корпоратив гаилә ярышлары Нурлат яшьләренең -«Татнефть» синең мөмкинлекләреңнең платформасы» инициатив проектлары конкурсында җиңүе, шулай ук Нурлат ТППО һәм ЦССП ярдәме белән үткәрелде. Ярышларда Яруллиннар гаиләсе җиңүче булды.⠀