“Үткәннәргә сәяхәт” “Брейн-ринг”ы укучыларның рус халкының бай мәдәниятен: традицияләрен һәм фольклорын, геройларын, әкиятләрен, халык бәйрәмнәрен белүләрен тикшерде.
Уенчылар рус халкының авыз иҗатының үзенчәлекләре һәм төрлелеге турында белделәр: искергән сүзләрнең мәгънәсен аңлаттылар, мәкаль һәм әйтемнәрне чиштеләр, рус халкының көнкүреше, бәйрәмнәре һәм йолалары буенча мавыктыргыч сорауларга җавап бирделәр. Интеллектуаль уен барышында балалар бик күп яңа һәм кызыклы нәрсәләр белделәр, чөнки рус халкының телдән иҗаты һәм традицияләре бетмәс рухи байлык чыганагы, гаять зур мәдәни һәм әдәби хәзинә булып тора.