Нурлат өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортта Искечә Яңа елны билгеләп үттеләр

2023 елның 14 гыйнвары, шимбә

Яңа ел бәйрәмнәре дәвамында интернат – йортта Яңа ел бәйрәме музыкасы яңгырады.

Ел саен биредә яшәүчеләр Иске Яңа ел бәйрәмен көтеп ала –һәм бу ел да искәрмә булмады. Интернат-йорт хезмәткәрләре бәйрәмне якыннарыннан еракта яшәүче һәр кеше өчен өйдәге кебек җылы һәм күңелле булсын өчен кулдан килгәннең барысын да эшләделәр. Тамаша башланыр алдыннан аларны интернат-йорт директоры Роберт Газизуллин һәм оешманың Күзәтчелек советы әгъзасы Гүзәл Әһлиуллина котлады.

Чарада катнашучылар игътибарына «Иске стиль буенча Яңа ел» тамашасы тәкъдим ителде. Бәйрәмнең программасы кызыклы һәм күңелле булды. Яңа ел бәйрәме музыкаль номерлар белән бер-бер артлы үрелеп барды. Кыш бабай белән Кар кызы традиция буенча иганәчеләр –«Лукойл» хәйрия фонды  коммерцияле булмаган оешмасы әзерләгән Яңа ел бүләкләрен таратты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International