Бу көннәрдә прокуратура хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте

2023 елның 14 гыйнвары, шимбә

Прокуратура өчен юбилейлы 2022 ел киеренке хезмәткә бай булып узган.

Нурлат шәһәре прокуратурасы вазифаи затлар, предприятие-оешмалар тарафыннан закон бозуларның 1265 очрагын ачыклаган. Аларны бетерү максатыннан гражданнар хокукларын һәм дәүләт мәнфәгатьләрен яклап судка 36 дәгъва юлланган, 37 зат – административ, 2 зат җинаять җаваплылыгына тартылган.

Прокурор ярдәмчесе Оксана Прохорова төрле – торак-коммуналь хуҗалык, сәламәтлек саклау, шәһәр төзелеше, җир һәм башка юнәлешләр буенча законнарның үтәлешенә күзәтчелек эшчәнлеге алып бара. – Күптән түгел шәһәр прокуратурасы бер җирле кешенең мөрәҗәгате буенча торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге законнарның үтәлешен тикшерде. Районның ресурслар белән тәэмин итүче оешмаларының берсе аңа коммуналь хезмәтләр күрсәтүдән баш тарткан, – дип сөйләде Оксана Сергеевна. – Тикшерү барышында закон бозу очраклары ачыкланды, алар бетерелде, ә гражданинның хокуклары торгызылды.

Тагын бер мисал. Шәһәрдә республиканың капиталь ремонт программасы ярдәмендә яңарган күпфатирлы йортлар шактый. Дружба урамындагы күпкатлы йортларның берсендә яшәүчеләр әлеге программага исәп тотканнар да, тик менә йортка капиталь ремонт 2036 елга гына планлаштырылган. – Биредә яшәүчеләрнең коллектив мөрәҗәгате буенча прокуратура йортка капиталь ремонт үткәрү мәсьәләсе буенча тикшерү уздырды. “Торак фондына мониторинг үткәрү” мәгълүматлар базасында йортта капиталь ремонтның 2010 елда ясалуы турында ялгыш белешмәләр бирелгән булуы ачыкланды. Чынлыкта әлеге йорт бер тапкыр да капиталь ремонтланмаган. Прокурор реагирлавы чаралары ярдәмендә гражданнарның хокукларын торгызу һәм капиталь ремонт үткәрү вакытын 2025 елга күчерү мөмкин булды, – диде Оксана Прохорова.

Гомумән, нурлатлылар шәһәр прокуратурасына төрле проблемалары белән килә. Менә районыбызда яшәүче бер хатын-кызның да моның өчен җитди сәбәбе була: миграция мәсьәләләре буенча бүлекчә хезмәткәрләре, гражданлык алу турындагы белешмәләренең булмавы аркасында, 45 яше тулгач аның Россия Федерациясе гражданины паспортын алыштырудан баш тарталар. – Хатын-кызның бүлекчәгә берничә тапкыр мөрәҗәгать итүе нәтиҗәсез була, аңа паспорт бирмиләр, – диде шәһәр прокуроры ярдәмчесе Дмитрий Архипов, үз эшчәнлегенең бер юнәлешенә тукталып. Тикшерү барышында бүлекчә эшчәнлегендә миграция, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр өлкәсендәге законнарның үтәлмәве ачыклана. Прокуратура бүлекчә начальнигы адресына закон бозуларны бетерү турында представление чыгара, гаепле затлар дисциплинар җаваплылыкка тартыла. Хатынкыз көтелгән документын ала. Шәһәр прокуратурасы дәүләт исеменнән суд утырышларында да катнаша.

– Шәһәр прокуратурасы хезмәткәрләре 243 җинаять эше буенча 256 затка карата дәүләт гаепләвен яклап чыктылар, гражданнар өчен мөһим мәсьәләләр: ата-ана хокукыннан мәхрүм итү, эшкә сәләтсез булуны тану һәм башкалар буенча гражданлык эшләрен карауның 85 очрагында катнаштылар, – диде Нурлат шәһәре прокуроры Сәйяр Зыятдинов.

– Болардан тыш, без үз эшчәнлегебездә гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карауга да зур игътибар бирәбез. 2022 елда каралган 393 мөрәҗәгатьнең һәр дүртенчесе канәгатьләндерелде. Табигатьне саклау, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү, салымнар һәм аларны җыю, калдыклар белән эш итү өлкәсендәге һәм башка законнарның үтәлешенә күзәтчелек итү... Прокуратура хезмәткәрләре эшчәнлегендә һәр юнәлеш агымдагы елда да өстенлекле булачак. Чөнки алар таяна торган чаралар комплексы иң беренче чиратта законлылыкның үтәлешен күздә тота.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International