Офис халыкка хезмәт күрсәтү өчен тагын да уңайлырак һәм җайлырак булды.
Бүген «Таттелеком» оешмасының Нурлат РУЭСында капиталь ремонттан соң заманча сату һәм хезмәт күрсәтү офисы ачылды. Капремонтны үткәрү компаниянең үз программасы хисабына мөмкин булды. Офис бердәм стильдә, заманча дизайнда бизәлгән, бина якты, уңайлы, өлкәннәр өчен дә, балалар өчен дә уңайлы зоналар булдырылган.
Нурлат РУЭСы коллективын әлеге мөһим вакыйга белән Нурлат районы Башлыгы Алмаз Әхмәтшин котлады. Чарага шулай ук бу тармакта озак еллар эшләгән ветераннар чакырылган иде.
«Без, район җитәкчелеге һәм халкы, төзелештән соң да, капиталь ремонттан соң да яңа объектларны шатланып кабул итәбез. Бу, беренче чиратта, халыкка уңайлы булсын өчен эшләнә. Компаниянең социаль юнәлешле булуын аеруча билгеләп үтәсем килә. «Таттелеком» башка компанияләр барып җитмәгән авылларда да зур эшләр башкара. Компаниягә бөтен район, барлык кешеләр исеменнән рәхмәт белдерәбез», – диде Алмаз Сәлимович һәм компания эшчәнлегенең циффрлаштыру, социаль объектларны оптик-җепселле элемтә белән тәэмин итү, кешеләр күпләп җыела торган урыннарда куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча әһәмиятен билгеләп үтте.
Тантаналы ачылыштан соң кунаклар офиска уздылар, анда Алмаз Әхмәтшин беренчеләрдән булып хезмәтләр өчен түләде. Нурлат РУЭСы хезмәткәрләре «Таттелеком» тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләр спектры турында сөйләделәр. Бу-элемтә тоташтыру, түләүләр кабул итү, килешүләр төзү, җиһазлар сату, видеокүзәтү урнаштыру, акыллы домофоннар кую һәм башкалар.