Шәһәр Мәдәният сараенда традицион «Мөһим нәрсәләр хакында сөйләшәү» дип исемләнгән очрашу үтте.
Түгәрәк чәй өстәле артында очрашуда катнашучылар җанлы әңгәмә корды. Район Башлыгы Алмаз Әхмәтшин аларга 2022 елда районның социаль-икътисади үсеше турында сөйләде, якын киләчәккә планнар белән таныштырды.
"Мондый очрашулар аларны борчыган сорауларны күтәрергә һәм күңелләренә хуш килерлек итеп сөйләшергә мөмкинлек бирә. Өлкән буын вәкилләре-районның иң актив кешеләре. Олы яшьтә булуга карамастан, алар киләчәк буын алдында җаваплылык тоялар", - дип уртаклашты Алмаз Сәлимович. Ул аларга район тормышында катнашулары өчен рәхмәтен белдерде.
Район башлыгы белән очрашуга җыелучылар, ә андыйлар 40 тан артык иде, шулай ук җирле ветераннар (пенсионерлар) иҗтимагый оешмасы һәм район Иҗтимагый советы эше белән дә танышты.
"Мин Югары Нурлатта 40 ел яшәдем, анда эшләдем. Әнием шикәрчеләр микрорайонында яшәде, хәзер үзем дә шунда яшим. Микрорайонда соңгы вакытта булган үзгәрешләр дә бик сөендерә. Юллар яхшы, яңа тротуарлар түшәлде. Халыклар дуслыгы йортында төрле чаралар уза, түгәрәкләр эшли, – дип уртаклашты педагогик хезмәте ветераны Рузалия Мөлекова һәм шуның белән бергә үз тәкъдимен дә җиткерде: – балалар өчен хореография түгәрәге дә ачылсын иде әле».
Очрашу вакытында бүләкләү тантанасы да булды. Алмаз Әхмәтшин нурлатлыларны Геннадий һәм Людмила Гыйззәтуллиннарны алтын туйлары белән котлады һәм бүләк тапшырды.
Ә чара ахырында сөйләшү чәй табыны артында дәвам итте. Үзешчән артистлар алар өчен халык җырларын шулкадәр эчкерсез башкардылар ки, очрашуда катнашучылар да аларга рәхәтләнеп кушылып җырлады.