«Әкият» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр татарларның милли костюмнарын өйрәнделәр

2023 елның 12 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Алар өчен ачык дәрес үткәрелде.

Шушы көннәрдә 4нче урта мәктәпнең туган тел һәм әдәбият укытучысы Гөлсинә Мифтахова «Әкият» балалар бакчасында «Татар халкының милли костюмнары» дигән темага ачык дәрес үткәрде. Дәрес вакытында балалар милли киемнәр, бизәнү әйберләре белән таныштылар. Шөгыль татар халкының популяр уеннары белән үрелеп барды. Балалар үзләре дә түбәтәй, калфак, камзол, алъяпкычларны киеп карадылар, бу кызларда һәм малайларда зур кызыксыну уятты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International