ТР Нурлат район судында җәмәгать һәм федераль судьяларның Нурлат районы массакүләм мәгълүмат чаралары белән үзара хезмәттәшлеге темасына түгәрәк өстәл узды.
Монда алга таба хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар. “Район судлары массакүләм мәгълүмат чаралары белән хезмәттәшлек өчен ачык, судларның ачыклыгы һәм хәбәрдарлыгы – өстенлектә", – диде ТР Нурлат районы суды матбугат секретаре Альбина Сәмигулова