Христианнарның суга чумып алу бәйрәме ел саен 19 гыйнварга каршы төндә билгеләп үтелә.
Бу төндә изге суда коену йоласы кабул ителә, гәрчә бу вакыт гадәттә һачману салкыннары белән бәйле булса да. Ышану буенча, сулыклардагы барлык су изге була һәм махсус дәвалау үзенчәлекләренә ия була. Кеше изге сулы бәкегә чумып, барлык гөнаһлардан чистарына һәм ел дәвамында ныклы сәламәтлек ала дип санала. Бу бәйрәмгә теләге булган һәркем өчен табигый сулыкларда Хач (иордань) рәвешендәге махсус бәкеләр булдырыла. Алар өстендә суны изгеләндерүнең махсус йоласын үткәрәләр: рухани дога укый һәм өч тапкыр хачны суга батыра. Суга чумып алу йоласы гыйбадәт кылганнан соң гына башкарыла.
Христиан бәйрәме йоласын башкарганда бәхетсезлек очраклары, җәрәхәтләр булмасын өчен кайбер кагыйдәләрне үтәргә кирәк:
махсус җиһазландырылган купельләрдә генә су коенырга. Мондый урыннар гадәттән тыш хезмәтләр белән алдан килешенәләр. Коену авырлыклар килеп чыккканда урында укквалификацияле ярдәм күрсәтү мөмкинлеге булган урында оешкан рәвештә бара.
Алкогольле эчемлекләр кабул итү тыела. Шулай ук исерек килеш бозлы суга чуму рөхсәт ителми. Уңайлы, су үткәрми торган һәм тайгак булмаган запас аяк киеме алыгыз. Ашыкмагыз, йөгермәгез, чөнки тайгак булу һәм зыян күрү куркынычы зур.
Чират көтеп, бераз хәрәкәтләнеп җылынып алыгыз. Сикерү, чүгәләп алуларр, кыска арага йөгерү тәнне җылытырга ярдәм итәчәк. Салкын суга беренче мәртәбә керүчеләргә йөзү хәрәкәтләре ясамаска кирәкк. Суга кергәч, үзегезгә кирәкле тирәнлеккә чумыгыз һәм чыгыгыз.
Әзер булмаган кешеләр салкын су тәэсиренә каршы тору реакциясе кебек еш сулау белән көрәшә алмый.
Бозлы суга сикерү өчен әкренләп чыныгу рәвешендә махсус әзерлек кирәк. Әгәр бу булмаса, организм температура режимының кискен үзгәрүеннән шок кичерергә мөмкин.
Суга яңа керүчеләргә баш белән купельгә чуммаска киңәш ителә. Бәкедә булуның оптималь вакыты 1 минут чамасы.
Судан чыкканда башкалар ярдәменнән кулланыгыз, чөнки тайгак баскычлардан таеп китү һәм су астына китү куркынычы бар. Страховкадан файдалану яхшырак.
Коенганнан соң, салкында тормагыз. Коры сөлге белән үзегезне сөртегез һәм җылы кием киегез. Профилактик чара буларак кайнар үлән эчемлеге яки чәй эчәргә киңәш ителә.
73нче ПСЧ инспекторы Лилия Шәкүрова.