Нурлат районы авылында яңа ел каникуллары музейда узды

2023 елның 12 гыйнвары, пәнҗешәмбе

9 гыйнварда Колбай-Мораса авылында Габдулла Кариев музее кунаклар өчен үз ишекләрен ачты һәм гадәти режимда эшен дәвам итте.

Бәйрәм көннәрендә кунакларга татар милли театрына нигез салучы, татар актеры һәм режиссеры Габдулла Кариев турында сөйләделәр. Шулай ук музей кунаклары кыйммәтле экспонатлар белән таныштылар, яңа ел чыршысы янында фотога төштеләр һәм истәлекле бүләк алдылар.

5 гыйнвар көнне Җәвидә Ардаширова юбилее уңаеннан музей фонды сакчысыннан Н. Гайнетдинова  иҗат иткән шигырьләр җыентыгын матур бүләк буларак алды.

 

Чыганак: музей директоры Люзия Вәлиуллинаның социаль челтәрләреннән алынды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International