Игътибар: иртәгә Нурлатта бер урамда хәрәкәт ябылачак

2023 елның 11 гыйнвары, чәршәмбе

Дәүләт автоинспекциясенең Нурлат бүлеге мәгълүматлары буенча, иртәгә, 12 гыйнварда, Карл Маркс урамы белән Ленинград урамы киселешендәге Гагарин урамы участогында 06:00 дән 16:00га кадәр транспорт чаралары хәрәкәте вакытлыча чикләнәчәк.

Күрсәтелгән территориядә вакытлыча уңайсызлыклар кар чистарту белән бәйле. Сездән алдан хәрәкәт маршруты турында уйлануыгызны һәм юлларда игътибарлы булуыгызны сорыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International