Чара «ТР Хатын-кыз исемнәре: тарих һәм хәзерге заман» региональ проекты кысаларында узды.
Очрашуга машина белән сыер саву операторлары – Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе Ирина Артамонова һәм җитештерү алдынгыларының берсе Алена Емельянова (Трофимова) чакырылган иде. Чара кунаклары үз һөнәрләрен сайлау һәм аңа тугрылыклы калу, хезмәт көннәре һәм уңышлары турында сөйләделәр.
Ирина Артамонова-«Нурлат-сөте» җәмгыятендә машина белән сыер саву операторы. 1973 елның 17 февралендә Чаллы-Башы районы Иске Әдиләк авылында туган.
2008 елдан алып бүгенге көнгә кадәр Ирина Николаевна «Нурлат-сөте» ҖЧҖнең машина белән сыер саву операторы булып эшли. Эш дәверендә үзен намуслы, инициативалы хезмәткәр итеп күрсәткән. Ул сыерларны тотуны яхшырту, баланслы азык белән туклану өчен шартлар да тудыра.
Ирина Николаевна яшь савымчылар өчен остаз булып тора, алар белән үз тәҗрибәсен бик теләп уртаклаша. Аның үзенчәлекләре-намуслылык, җаваплылык, әдәплелек, зур хезмәт сөючәнлек һәм үз максатыңа ирешә белү.
2022 елда Ирина Артамонова - район конкурсы җиңүчесе. Сыерларны машина белән саву осталарының республика конкурсында катнаша. 2020 елда аңа терлекчелек өлкәсендә ирешкән югары күрсәткечләре һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен "Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе" дигән мактаулы исем бирелде.
Алена Емельянова хезмәт эшчәнлеген 2003 елда сыер савучы сыйфатында башлый. 2016 елдан бүгенге көнгә кадәр «Нурлат-сөте»ҖЧҖнең машина белән сыер саву операторы булып эшли. Ул югары эшкә сәләтлелеккә ия, авыр мизгелләрдә, шул исәптән эштән тыш вакытта да, коллектив эшенә һәрьяклап ярдәм итә.
Алена Анатольевна кебек машина белән сыер саву операторлары югары күрсәткечләре ярдәмендә «Нурлат-сөте» ҖЧҖ хуҗалыгы ел саен сөт саву буенча югары күрсәткечләргә ирешә.
Югары җитештерү күрсәткечләре һәм авыл хуҗалыгы производствосы үсешенә зур өлеш керткәне өчен Алена Емельянова Нурлат муниципаль районы һәм шәһәре башлыгының Мактау грамотасы, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.