Нурлат районы Башлыгы хезмәт ветеранын 95 яшьлек юбилее белән котлады

2023 елның 10 гыйнвары, сишәмбе

Бүген, 10 гыйнварда, Нурлатта хезмәт ветераны Минҗиһан Мөхәммәтгата кызы Садыйкова үзенең күркәм юбилеен билгеләп үтә.

Аны календарьдагы истәлекле көне белән беренчеләрдән булып район Башлыгы Алмаз Әхмәтшин котлады. Чәчәкләр һәм бүләкләр белән бергә ул аңа шулай ук Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау телеграммасын да тапшырды.

"Аллаһы Тәгалә сезгә башка юбилейларыгызны да билгеләп үтәргә язсын әле», - диде ул хезмәт ветеранына сәламәтлек һәм иминлек теләп.

Минҗиһан Садыйкова үзенең туган көнен күпсанлы туганнары даирәсендә билгеләп үтә. Ун ел элек вафат булган Бөек Ватан сугышы ветераны Хатыйп Фатыйх улы белән алар биш балага лаеклы тәрбия һәм белем биргәннәр. 12 оныгы, 19 оныкчыгы бар, Мәрьям исемле торыны да үсеп килә. Алар өчен Минҗиһан Мөхәммәтгатовна рух ныклыгы һәм игелек үрнәге булып тора.

Сугыш чоры баласы, аңа өлкәннәр белән бергә 13 яшьтән тылда эшләргә туры килә. Ул елларны хәзер дә зур дулкынлану белән искә төшерә. Ир-атлар белән беррәттән урман кисеп, үгезләр җигеп Нурлат станциясенә бүрәнәләр ташый. Сугыштан соң аны һәм авылдан берничә кызны Кемеровога шахтага алып китәләр. Аннан соң торф җирләрендә хезмәт итә, кышын урман кисеп, җәен участок чистарта. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнгән.

1953 елда туган авылы Үрнәк авылына кайткач, Минҗиһан Мөхәммәтгатовна булачак ире белән таныша. Аның белән бергә 50 ел тату гомер кичергәннәр.

Бүген хезмәт ветераны Нурлатта яши. Олы яшьтә булуына карамастан, ул һаман да үз көчендә әле. Хезмәткә күнеккән кеше әле дә эшсез утырмый. Ризык әзерли, чәчәкләр үстерә, газета-журналлар укырга ярата. Көндәлек тормышта аңа якыннары зур ярдәм күрсәтә.

“Минем бер генә теләгем бар: мин кичергән тормыш авырлыкларын беркем дә кичермәсен", – ди ул.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International