Эшмәкәрләр өчен Нурлатта Роспотребнадзор ачык ишекләр көне үткәрәчәк

2023 елның 10 гыйнвары, сишәмбе

2023 елның 18 гыйнварында 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Роспотребнадзор Нурлатта «Бердәм ачык ишекләр көне» үткәрәчәк.

 

Үз эшчәнлеге турында мәгълүматларның ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатыннан Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе (алга таба-Идарә) республика территориясендә идарәдә һәм Идарәнең 12 территориаль бүлегендә эшмәкәрләр өчен бердәм «Ачык ишекләр» көне оештыра.

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсенең Нурлат, Аксубай, Әлки, Чирмешән районнарындагы территориаль бүлегендә (Татарстан) түбәндәге адрес буенча: Нурлат ш., Школьная ур., 10 адресы буенча барлык теләүчеләргә консультация бирәчәкләр 2-08-83, 2-19-71.

Бердәм «Ачык ишекләр» көннәренең максаты булып Идарә компетенциясе кысаларында эшкуарларга бушлай консультация ярдәме күрсәтү тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International