Нурлат районында температура климат нормасыннан 10°С ка түбән булган үтә салкын һава торышы саклана.
Бу хакта Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин үзенең Telegram-каналында хәбәр итте.
"Барлык хезмәтләр дә югары әзерлек режимына күчерелде. Мәктәп укучыларын укытуның дистанцион формасы бүген дә дәвам итәчәк. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз, бер-берегезгә игътибарлы булыгыз!"- диелә анда.