Нурлат гимназиясенең туган тел һәм әдәбияты укытучыларының балалар бакчасына килеп шөгыль уздырулары матур традициягә әверелде.
Бу юлы уртанчы һәм әзерлек төркемендә йөрүчеләр белән очрашу булды, алар белән әниләргә багышланган чара үткәрелде.
Балалар бик теләп мастер-класста катнашты, матур открыткалар ясадылар, әниләре турында җырлар җырладылар, активлык күрсәттеләр. Балалар йөзендә очрашудан туган канәгатьлек шатлыгын күрергә мөмкин иде. Чара татар телендә узды.
Киләсе очрашуны балалар да, укытучылар да көтә.