Яшь нурлатлылар Санкт-Петербургта Халыкара конкурс лауреатлары булдылар

2023 елның 9 гыйнвары, дүшәмбе

7-10 гыйнварда Санкт-Петербургта «Раштуалы Петербург» VI Халыкара музыкаль-сәнгать иҗаты конкурс-фестивале уза. Чарада Нурлатның «Сәләт» балалар сәнгать мәктәбе укытучылары һәм укучылары актив катнашты. «Сынлы сәнгать» номинациясендә Любовь Морозова I дәрәҗә лауреат булды, Анна Красавина һәм Агния Иванова II дәрәҗә лауреатлар булдылар, Самина Исмәгыйлова I дәрәҗә лауреат булды. Конкурста катнашучылар иҗади бәйгедә генә катнашып калмыйча, яңа елга бизәлгән Петербург буйлап сәяхәттә дә булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International