Нурлат депутатлары һәм предприятие җитәкчеләре «Теләкләр чыршысы»Бөтенроссия акциясе кысаларында яшь нурлатлыларның хыялларын тормышка ашыруны дәвам итәләр.
Татарстан Республикасы буенча Федераль казначылык идарәсенең 33 нче территориаль бүлеге җитәкчесе Раилә Хәсәншина шушы көннәрдә Алексей Романовка бүләк тапшырды. Открыткасында ул бүләк буларак колакчыннар алырга теләве турында язган булган. Ралия Габдулла кызы ярдәме белән Алексейның хыялы тормышка ашкан, моның өчен ул рәхмәт сүзләрен җиткерде.