Кичә Нурлатның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат йортында яшәүче социаль хезмәтләрне алучылар өчен Раштуа чаралары уздырылды.
Инженер В. Итрин кызыклы конкурслар, биюләр, уеннар үткәрде.
Биредә катнашкан һәрбер кеше бик күп уңай эмоцияләр һәм яхшы кәеф алды. Иң актив катнашучылар татлы күчтәнәчр һәм Яңа ел сувенирлары алдылар.