Нурлат депутатлары мобилизацияләнгән якташларыбыз балаларының хыялларын чынга ашыруны дәвам итә

2023 елның 7 гыйнвары, шимбә

«Теләкләр чыршысы» Бөтенроссия акциясе кысаларында Нурлат районы Советы депутаты Рөстәм Сәлахов мобилизацияләнгән нурлатлының гаиләсенә бүләкләр китерде. Депутат аның ике улына бүләкләр тапшырды, шулай ук Яңа ел һәм Раштуа белән котлады.

"Теләкләр чыршысы" Бөтенроссия акциясе 28 февральгә кадәр дәвам итәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International