Инде күркәм традиция буенча мамыклылар быел да Раштуа бәйрәмендә "Күңелле сөрән»гә чыкты.
Битлек һәм карнавал костюмнарындагы күңелле, дәртле җырлар һәм әкиятләр белән суыкта, урамнар буйлап йөриләр, ишегалларына керәләр һәм бәйрәм йолалары буенча хуҗалардан бүләк җыялар.
- Каты суыклар да безне быел куркытмады. Авыл халкы безгә ярдәм итә, бүләкләр белән көтәләр, халык күңел ачуына кушылалар. Без, үз чиратыбызда, күптәннән әзерләнә башлыйбыз – костюмнар әзерлибез, такмаклар өйрәнәбез. Бу яшьләрне тәрбияләүгә дә кагыла, чөнки алар күңелле эштә катнашып, халкыбыз тарихы, гореф – гадәтләре белән таныша, - дип сөйләде Мамык мәдәният йорты директоры Юлия Магарина.