Нурлат муниципаль районы һәм Нурлат шәһәре башлыгы Алмаз Әхмәтшинның Раштуа бәйрәме белән котлавы

2023 елның 6 гыйнвары, җомга

Кадерле нурлатлылар!

Раштуа бәйрәме уңаеннан иң җылы һәм ихлас котлауларны кабул итегез!

Бу якты бәйрәм төрле буын кешеләрен берләштерә, йөрәкләрне шатлык һәм игелек белән тутыра, иң якын һәм кадерле кешеләр белән аралашу шатлыгын бүләк итә һәм тормыштагы төп кыйммәтләрне – якыннарга карата мәрхәмәтлелекне, яратуны искә төшерә. Раштуа - ул һәрвакыт яхшы үзгәрешләр, яңа бәхетле вакыйгалар һәм искиткеч мизгелләрне  көтү бәйрәме.

Барлык теләкләрегез чынга ашсын, бөтен планнарыгыз тормышка ашсын. Ихлас күңелдән сәламәтлек һәм иминлек, татулык һәм тынычлык, иртәгесе көнгә ышаныч телим! Бәйрәм белән!

Алмаз Әхмәтшин, Нурлат муниципаль районы һәм Нурлат шәһәре башлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International