Нурлат районы Башлыгы 2022 елда җәмәгать киңлекләрен төзү турында сөйләде

2023 елның 3 гыйнвары, сишәмбе

Бу турыда «Нурлат-информ»га интервьюсында Нурлат муниципаль районы һәм шәһәре Башлыгы Алмаз Әхмәтшин сөйләде.

- «Кондырча» ландшафт паркын ачу елның истәлекле вакыйгасы булды. Бу объектны башта кешеләрнең суда куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан гына бары пляж итеп кенә төзергә планлаштырган идек. Ләкин балаларга һәм өлкәннәргә, яшьләргә һәм өлкән буын кешеләренә вакыт үткәрү кызыклы булсын өчен киләчәктә без аны күп функцияле итәргә булдык. Кыска вакыт эчендә ул гаилә белән актив ял итү урынына әйләнде. Аның белән беррәттән, Шашин урамындагы шәһәр күле дә нурлатлыларны һәм кунакларны җәлеп итү урынына әверелде. Тимер юлчылар микрорайонында сквер төзелеше тәмамланган диярлек. Һәм бу бик символик, чөнки тимер юл һәм вокзал – ул безнең шәһәрнең визит карточкасы. Кормыш микрорайонында яшәүчеләр дә игътибарсыз калмады, аларның күпсанлы үтенечләре буенча яңа сквер төзи башладык. Республикада беренче мәрхәмәтлелек һәйкәлен кую аның беренче этабының матур төгәлләнүе булды. Шулай ук мәдәни мирас елы кысаларында Татарстанда беренчеләрдән булып якташыбыз, Колбай-Мораса авылында туган, татар театрына нигез салучы Габдулла Кариевка һәйкәл куйдык. Бу район өчен генә түгел, Республика, татар халкы өчен дә истәлекле вакыйга булды. Җирлекара үзәк китапханә дә үзгәрде. Капиталь ремонттан соң аның тантаналы ачылышы ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашында узды. Яңартылган бинада тематик заллар, интерактив җиһазлар, заманча коворкинг-студия, күргәзмәләр өчен мәйданчыклар барлыкка килде, бу иң кызыклы идеяләрне һәм проектны тормышка ашырырга мөмкинлек бирәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International