Нурлат районы мөхтәсибәте аз керемле гаиләләргә азык-төлек җыелмалары өләште

2023 елның 1 гыйнвары, якшәмбе

Шәфкатьлелек акциясе районның акскаллар Шурасы белән берлектә оештырылды. Матур традиция буенча район мөхтәсибәтенә яңа ел бәйрәмнәре алдыннан мохтаҗлык кичергән нурлатлыларга, шулай ук инвалидларга ярдәм күрсәттеләр. "Нурлатта ике урында аз тәэмин ителгән гражданнар кайнар ризык белән тәэмин ителә. Көн саен 100гә якын кеше аны белем бирү үзәгенә  килеп ала, ә шикәрчеләр микрорайонында яшәүче 30дан артык нурлатлыга без көнгә бер тапкыр өйләренә кайнар ризык илтәбез, – дип сөйләде район аксакаллар Шурасы рәисе Якуб хәзрәт Сәлахетдинов. - Тик моннан тыш, мөхтәсибәт мохтаҗ нурлатлыларга азык-төлек рәвешендә, бигрәк тә бәйрәмнәр уңаеннан хәйрия ярдәме күрсәтә». Якуб хәзрәт сүзләренчә, акция районның игелекле кешеләре, иганәчеләр ярдәме белән тормышка ашырыла, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды да ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International