Ел саен Яңа ел карнавалы Якты Күл авылында 31 декабрьдә барлык авыл халкы катнашында уза. Менә быел да авыл халкы данлы традицияләрне үзгәртмәде, курантлар чыңы алдыннан да яраткан бәйрәмнәрен бергә билгеләп үтү өчен җирле мәдәният учагына җыелды. Биредә үзешчән артистлар Рәзилә Фәйзуллина, Илнар Фәхретдинов, Рушания Фәхретдинова, шулай ук Яңа Иглай авылыннан Рамил Сатдаров башкаруында халыкның яраткан җырлары яңгырады, Яңа ел бәйрәменең төп геройлары белән әкияти тамаша оештырылды, тамашачылар уеннарда актив катнаштылар, лотереяда уңышларын сынадылар. Балалар үз осталыкларын Кыш Бабайга күрсәттеләр һәм шигырьләр яки җырлар башкарулары өчен аңардан тәм-том алдылар. «Кыш бабай капчыгын балалар өчен татлы бүләкләр белән тутырганда авылдашыбыз Ришат Тимербулатов ярдәм итте. Илнур Ханяфиев лотерея вакытында үзеннән бер рулон печән һәм салам уйнатты», - дип бүлеште Якты Күл КФҮнең сектор бүлеге мөдире Фәридә Фәйзуллина. Яңа елны үз гаиләләре белән каршылаганнан авылдашларыбыз янә күпфункцияле үзәк бинасына җыелды, бу юлы инде дискотекага.