Һәр кеше үз гомерендә һичшиксез су чәчәге белән авырый дип саналса да, әлеге авыруны йоктырмау юллары да бар икән.
– Су чәчәгеннән иң яхшы профилактика чарасы – вакцина, һәм ул бар, – диде Роспотребнадзорның территориаль бүлеге начальнигы Гүзәл Әхмәтҗанова. – Без әти-әниләрнең игътибарын шуңа юнәлтәбез һәм аларны балаларын вакциналаштырырга өндибез. Бүгенге көндә әлеге прививканы бик аз кеше генә ясатты әле. Шул ук вакытта вакцина яхшы нәтиҗә күрсәтте – аны ясаткан кеше су чәчәге белән 100 процент авырмый. Вакцина бер тапкыр ясала, ревакциналаштыру таләп ителми. Ул өлкәннәргә дә ярый. Роспотребнадзорда хәбәр итүләренчә, районда ике ай дәвамында атна саен су чәчәгенең 12-14 очрагы теркәлә икән, авыручылар – гадәттә, мәктәп укучылары, балалар бакчасына йөрүчеләр. Өлкәннәрнең авырып китү очраклары да бар. – Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан су чәчәген профилактикалау буенча эпидемиягә каршы тору юлларының берсе – массакүләм чараларны чикләү, – дип билгеләп үтте Гүзәл Әхмәтҗанова.
– Шул рәвешле, су чәчәге очраклары теркәлгән балалар бакчаларында массакүләм чаралар, шулай ук Чыршы бәйрәмнәре балалар һәм тәрбиячеләр катнашында гына узачак, әти-әниләр учреждениегә кертелмәячәк. Хәзерге вакытта су чәчәген профилактикалау буенча чараларга биналарны җилләтү, балаларның тәннәрен тикшерү, дымлы җыештыру керә. Су чәчәге авыру кешеләр белән аралашканда, йогышланган кеше булган җәмәгать урыннарында, шулай ук савытсаба, сөлге һәм башка әйберләр аша йогарга мөмкин.