Казанда «Әдәби марафон» Бөтендөнья проектына, «Күңел түреннән» Бөтенроссия иҗат бәйгесенә, «Белем җәүһәрләре-2022» халыкара татар телле интернет-проектлар конкурсына һәм татар телен популярлаштыруга юнәлдерелгән башка конкурсларга йомгак ясалды. Уңышка ирешүчеләр арасында нурлатлылар да бар. Әйтик, «Пирамида» күңел ачу комплексында узган тантаналы чарада сәхнәдә «Әдәби марафон»ның чираттагы этабында катнашкан 13 якташыбызны бүләкләделәр.
- 21 көн дәвам иткән проект кысаларында һәр катнашучы татар телендә әсәр укырга һәм көн саен ВКонтакте социаль челтәрендәге үз сәфифәсенә хэштеглары булган эчтәлекле һәм матур өзек урнаштырырга тиеш иде. Мин Мөхәммәт Мәһдиев әсәрләреннән «Без - 41нче ел балалары», Роберт Миңнуллин, шулай ук Фәүзия Мөхәммәтова һәм башка якташ авторларның өзекләрен урнаштырдым,-дип уртаклашты мәгариф бүлегенең милли мәсьәләләр буенча методисты Фәридә Ярмөхәммәтова.
– «Әдәби марафон» әсәрләрне татар телендә укуга карата кызыксыну уята. Кайвакыт без, вакыт җитмәвен искә алып, фантастика белән танышуны кичектерәбез. Конкурста бик теләп катнаштым. Хәзер аның 1-21 гыйнварда узачак чираттагы этабына әзерләнәм инде әдәби әсәрләр җыя башладым.
Чара барышында биредә «Күңел түреннән» иҗади бәйгесе җиңүчеләрен дә тәбрикләделәр. Нурлаттан Гөлназ Гатина, аңа 8 яшь, үз яшь категориясендә бәйгенең «Танылган шагыйрьнең лирик әсәрен иң яхшы башкаручы» һәм «Танылган язучының проза әсәрен иң яхшы башкаручы» номинацияләрендә 1нче урынга лаек булды. Гөлназ «Киләчәк» балалар иҗаты үзәгенең "Артист" театр студиясендә шөгыльләнә. Бәйгегә ул студиянең җитәкчесе, өстәмә белем бирү педагогы Зөлфия Галиуллина җитәкчелегендә әзерләнгән.
- Без Зиннур Хөсниярның «Вакыт кая киткән?!» һәм Мәхмүт Хөсәеннең «Чебиләрем» әсәрләрен сайладык, аудиоязманы электрон почта аша җибәрдек, – дип уртаклашты Зөлфия Хәбибулла кызы.
- Конкурска биш номинация буенча 500дән артык эш килгән. Жюри әгъзалары Гөлназның сәнгатьле һәм эмоциональ чыгышын, артистлык ягыннан билгеләп үттеләр. Әлбәттә, бу уңыш – зур хезмәт нәтиҗәсе. Татар авазларын дөрес әйтү, сөйләм техникасын камилләштерү буенча дәресләрдән тыш, сәхнә үз-үзеңне тоту, сәнгать алымнары буенча да җентекләп әзерләндек.
Казаннан Дипломнар һәм бүләкләр белән кайткач, Гөлназ театр студиясендәге башка балалар белән бергә киләсе конкурсларга әзерләнә башлады, ирешелгәннәрдә тукталырга җыенмый әле ул. Зөлфия Галиуллина сүзләренә караганда, мондый конкурслар һәм проектлар балаларда татар әдәбияты әсәрләренә карата кызыксыну уята, туган телгә мәхәббәт тәрбияли.