Нурлат интернат-йортында яшәүчеләр тирә-юньдәгеләрне оптимизм белән тулыландыра беләләр

2022 елның 4 декабре, якшәмбе

Нурлат өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында Рәмис Мөхәммәтҗанов белән Анна Германова «стажлы» яшәүчеләр инде.

Аларны бирегә төрле юллар алып килгән, язмышлары да охшаш димәс идек. Әмма икесе дә биредә тормышлары өйдәгегә караганда күпкә активрак булуы белән килешә. Алар бу хакта социаль учреждениедә инде озак еллар яшәүчеләр буларак алар бу хакта курыймыйча әйтә алалар.

Рәмис Вазыйх улы биредә инде 20, ә Анна Ивановна 10 ел яши. Без алар белән инвалидлар декадасы алдыннан интернат-йорт китапханәсендә яңа килгән газеталарны караштырып утырган чакларында очраштык. Безнең «Дуслык» та биредә хөрмәтле урында. Үзләре дә  чираттагы номерыбызның геройлары булырга бик теләп ризалык бирделәр.

- Газетада үзебезне күрү кызыклы булачак. Мин үзем Нурлатныкы түгел, ирем ияртеп кайтты. Аның белән биергә баргач танышкан идек. Артымнан озак йөрде, әмма тәкъдим ясарга ашыкмый, шуңа күрә мин аның яхшы ниятләренә шикләнә калдым. Ә мине вакыт ашыктыра, 25 яшь тулды бит инде. Шунда нигә бушка йөрергә, миңа гаилә корырга вакыт, дип әйттем. Ул да югалып калмады, үзе белән Заречныйга алып кайтты, анда леспромхозда эшли иде. Ә мин җирле балалар бакчасына ясле төркеменә нянечка булып урнаштым. Коллективыбыз бик яхшы иде безнең. Хәзер дә шулай, мине онытмыйлар, яныма килеп йөриләр, күптән түгел генә өлкәннәр көненә  күчтәнәчләр китереп киттеләр, – дип сөйләде Анна Германова.

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булуга да карамастан,  ул оптимизмын югалтмый, иҗади һәм сәламәтләндерү дәресләренә йөри, уртак йортта бергә яшәүче күршеләре белән аралаша. - Бергәләп җырлар, такмаклар җырлыйбыз,  күңелсез була башласа, зарядка ясыйм, - ди Анна Ивановна елмаеп.

–Аня апа көр кәефен башкалар белән бүлешә белә, - дип сүзебезне хуплады интернат-йортның өлкән шәфкать туташы Татьяна Зацепина.

– Мин-авылныкы, ә ул, мөгаен, шәһәрнекедер, - диде Анна Ивановна шунда ук игътибарыбызны икенче әңгәмәдәшебезгә юнәлтте. Ләкин алай түгел икән шул. Рәмис Мөхәммәтҗанов Кызыл Юлда туган һәм Нурлат интернат-мәктәбендә укыган булса да, туган авылында яшәгән.

- Башлангыч сыйныфларда әти-әниләр йөртә иде, ә аннары мөстәкыйль йөри башладым. Мәктәптән соң эшләмәдем. Әти-әниемне карадым. Алар вафат булгач, 10 ел яшәмәдем дисәң дә ярый инде. Кышын абыйларга китә идем: гаиләбез зур безнең, алты ир һәм ике кыз туган. Җәен поселокка кайтканда теләсә нинди эшкә алына идем, агачлар да утырттым, үсентеләрне дә карадым, – дип уртаклашты Рәмис Вазыйх улы.

Интернат-йортта ул бик тиз ияләшкән, учреждение хезмәткәрләренә ярдәм итәргә һәрвакыт шат. Җәен барлык чәчәк түтәлләренә су сибә, кышын кар чистартырга чыга. Тыйнак, игелекле, мөлаем, ачык йөзле, интернат-йорт коллективының хөрмәтен, яхшы мөнәсәбәтен шул яклары белән яулаган да. Үзе  әйтүенчә, әлеге зур гаиләдә  яшәвенә бик шат. Чөнки биредә тормыш дәвам итә!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International