Урак алдынгылары район башлыгыннан беренче бњлђклђрен алдылар

2013 елның 24 июле, чәршәмбе

Сишәмбе, 23 июль көнне төшке аш хуҗалыкта озаккарак сузылды. Шулай да аяз көннең бер генә минутын да бушка үткәрергә өйрәнмәгән комбайнчылар һич кенә дә көенмәделәр моңа. Сәбәбе сөенерлек бит –  районның талантлы үзешчәннәре һәм чәчтарашлардан торган агитпоезд үзенең маршрутын нәкъ менә аларның басуларыннан башлап җибәрде. Хәер, хуҗалык комбайннары бердәм булып эшләп яткан кыр уртасында сәхнә корып, концерт оештырып җибәрү күп вакытны да алмады үзе. Агитпоездның быел  беренче генә чыгуы булса да, составы үзгәрмәгән дә диярлек – һәркайсының үз эше, үз вазифасы билгеле. Әнә, берничә ел рәттән музыкаль аппаратураны көйләү өчен генератордан файдаланалар – аның ярдәмендә теләсә кайсы кырга барып, теләсә нинди шартларда концерт куя алу мөмкинлеге бар, җайлы да, уңайлы да. Шулай оешкан төстә эш иткәч, игенчеләр җыелышып, төшке ашны ашаган арада артистлар аппаратураларын көйләп куеп, концертны башлап җибәрергә дә өлгерделәр. Нигездә район мәдәният бүлеге һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре  Валентина Голубева, Наилә Гатауллина, Олеся Тахтаманова, Илшат Гайсин, Динә Билдановадан торган сәнгать төркеме исә быел да кыр батырлары  өчен иң  матур, иң оригиналь номерларын әзерләгән.

- Әле балачакта колхозчылар өчен кырга барып концертлар оештырганыбыз хәтердә.  Күп нәрсә үзгәрсә дә, кыр батырлары алдында агитбригадалар белән чыгыш ясау традициясе яши әле, - ди төркемнең сәнгать җитәкчесе Валентина Голубева. – Шулай таңнан төнгә кадәр авыр физик хезмәт башкарган игенчеләрнең кәефләрен күтәреп, эшкә рухландыру үзе бер шатлык бит.

Ә игенчеләрнең кәефе чыннан да шәп! Артистларга алкышларын кызганмыйлар, кайберәүләре телефоннарын алып чыгышларны видеога төшерү җаен да тапкан – эшләгәндә кабызып куячакбыз, агитбригада егет-кызлары башкарган җырлар урак дәвамында безнең янәшәдә булачак әле, диләр.

Хуҗалыкның алдынгы комбайнчысы  Әнәс Салахов та һәр уракта агитпоездның килүен көтеп алуларын яшерми.

- Бераз ял итеп алу да комачауламый. Җырлы-биюле мондый бүләк файдага гына, кәефләр күтәрелеп китә, - ди ул.

Ә Әнәс кебек алдынгы комбайнчылар өчен сөенечле мизгелләр тагы да булды бу көнне. Аңа һәм комбайнчылар Роберт Абдрахманов, Владимир Никитинга район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәмзия Сингатуллина  район башлыгы, “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе секретаре Наил Шарапов исеменнән Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр дә тапшырды. Бу көнне “Южная  агрофирмасы” ОООсы уңганнары Владимир Чернов, Николай Казаков һәм Илшат Сафин да район башлыгының бүләкләренә ия булдылар.

- Шулай урак барышында алдынгыларны бүләкләүләре бик яхшы. Комбайнчылар өчен бу үзенә күрә бер стимул да, - ди хуҗалык управляющие Ирек Хәйдәрҗанов. -  Комбайнчылар арасында ярыш рухы яшәгәндә эшнең нәтиҗәсе яхшырак була.

Күңелле җырлар, дәртле биюләр, бүләкләүләр белән концерт дәвам иткән арада, чәчтараш Лена Рәхмәтуллинага да чират тезелде, бу көннәрдә алны-ялны белми эшләгән игенчеләр әлеге  хезмәтне дә рәхмәт белән кабул иттеләр. Концерт тәмамлану белән исә кыр батырлары дәррәү булып кузгалып, яңа кәеф белән янә эшкә керештеләр. Бер сәгать дәвамында басуны яңгыраткан дәртле көйләрне янә комбайн гөрелтесе алмаштырды.

Ә агитпоезд үзенең юлын дәвам итте. Урак дәвамында районның барлык хуҗалыкларында да булып чыгарга исәпләре – икмәк булса, җыр да булачак бит.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International