Агымдагы ел Нурлат РҮХ өчен күп кенә вакыйгалар белән истәлекле булды.
Шуларның берсе – хастаханәне заманча җиһазландыру.
– Безгә «Татарстан Республикасы сәламәтлек саклауның беренчел буынын модернизацияләү» программасы буенча яңа җиһазлар килде, - диде Нурлат РҮХнең баш табибы Айдар Сәгъдиев, файдалануга тапшырылган медицина җиһазларын: видеогастроскоп, видеоколоноскоп һәм видеобронхоскоп белән эндоскопик системаны санап. - Диагностика системасы медицина сурәтләренең үзәк циффрлы архивына тоташу мөмкинлегенә ия, пациентларны тикшерүнең видеолар архивын булдырырга, профильле белгечләрдә алга таба консультация алу максатыннан, аларны циффрлы чыганакта бирергә мөмкинлек бирә.
Моннан тыш, әлеге программа буенча район хастаханәсенә яңа рентген аппаратлары – стационар һәм күчмә аппаратлар килде, ул хәрәкәтләнү мөмкинлеге булмаган пациентларга палатада маммограф тикшерүе узарга мөмкинлек бирәчәк, ә «Татнефть» гранты ярдәмендә Хәзерге заман шартларында ФГДС кабинетын җиһазлады, бу халыкка сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк.
Марина Корнилова фотосы