Нурлат шәһәренең 1нче мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары белән коррупция темасы буенча фикер алыштылар

2022 елның 23 ноябре, чәршәмбе

9 декабрьдә Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне билгеләп үтелә.

2003 елның 9 декабрендә, Мексиканың Мерида шәһәрендә, югары дәрәҗәдәге Сәяси конференциядә, имзалау өчен БМОның Коррупциягә каршы Конвенциясе ачылган. Документ аңа кул куйган дәүләтләргә ришвәтләрне, бюджет акчаларын урлауны һәм коррупциячел керемнәрне җинаять дип игълан итәргә куша.   Россия беренчеләрдән булып конвенцияне имзалый. 

Бу көн алдыннан Нурлат шәһәренең 1нче мәктәбенең 9А сыйныфында "Коррупция нәрсә ул? Безнең шәһәрдә аңа урын бармы?» темасына дисскусия форматында сыйныф сәгате узды.

Әлеге чараның максаты: укучыларда коррупциянең нәрсә икәнлеге турында күзаллау формалаштыру, коррупциянең барлыкка килү сәбәпләре белән таныштыру, хөкүмәт тарафыннан аңа каршы көрәш буенча нинди чаралар күрелүен белү, яшьләр коррупциягә каршы көрәштә ничек ярдәм итә алуын аңлату.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International