21 ноябрьдән 27 ноябрьгә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә, шул исәптән Нурлат районында «Каршы як полоса» оператив-профилактик чара уза.
Чара кысаларында ЮХИДИнең Нурлат бүлеге хезмәткәрләре каршы як юлга чыгуга бәйле административ хокук бозуларны профилактикалауга юнәлдерелгән чаралар комплексын тормышка ашырачак.
«Каршы хәрәкәт полосасына керү- юл кагыйдәләрен тупас бозу, ул еш кына һәлакәтләргә дә китерергә дә мөмкин. Шуңа күрә чираттагы тапкыр барлык машина йөртүчеләрне җаваплылыкка чакырам, юлларда игътибарлы һәм җаваплы булыгыз, юл хәрәкәтендә катнашучыларның иминлеге шуңа бәйле», – дип билгеләп үтте районның баш автоинспекторы Денис Агеев.
Фото: "Нурлат-информ"архивынан