Нурлатта яңа микрорайон барлыкка киләчәк

2022 елның 20 ноябре, якшәмбе

Яңа Яшьләр микрорайоны шәһәрнең көньяк өлешендә урнашкан.

Биредә, нигездә, яшь гаиләләр яшәр дип көтелә.

Шушы көннәрдә биредә район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Радик Гыйниятуллин һәм архитектура һәм шәһәр төзелеше бүлеге начальнигы Марсель Гәрәев булып киттеләр.

– Бу микрорайон башта күп балалы гаиләләр өчен формалашкан, билгеле бер социаль әһәмияткә ия, бу демография белән дә бәйле, – дип билгеләп үтте Радик Габдулла улы.

Әлегә яңа микрорайон территориясе ялан кырны хәтерләтә. Ләкин монда билгеле бер эш башкарылган инде.

-Хәзерге вакытта әлеге микрорайонга инженерлык коммуникацияләре үткәрелде – ут, газ сузылды, киләсе елда ике газ бүлү пункты урнаштыру планлаштырыла, алардан халыкка газ трафигы бирнеләчәк, - диде Марсель Гәрәев. Аның сүзләренә караганда, күп балалы гаиләләрдән җир кишәрлекләре бүлеп бирү өчен 1230 гариза килгән, шуларның 1007се тормышка ашырылган инде. Әлеге микрорайонда 3 һәм аннан да күбрәк баласы булган гаиләләргә җир кишәрлекләрен бүлеп биргәннәр. Микрорайон формалашкан.

Эшләрнең бер өлеше киләсе елга билгеләнгән.

 - 200 метр озынлыктагы юлга вак таш түшәү ниятләнә,  - дип микрорайон үсешенә кагылган кайбер планнар белән таныштырды районның баш архитекторы. - Ә юлларның асфальтлануы микрорайон кешеләреннән торачак, кагыйдә буларак, бу мәсьәлә йортлар төзелешеннән чыгып хәл ителә. Шулай ук су челтәре һәм канализация ясау да планлаштырыла, аларны тоташтыру өчен техник мөмкинлек бар.

Индивидуаль торак төзелеше өчен һәр участокның күләме якынча 10 сутый, ягъни 1000 квадрат метр тәшкил итә. Тулаем алганда, бу микрорайонда өстенлекләр аз түгел.

– Бик югары юл трафигы, - дип билгеләп үтте аларның берсе Радик Габдулла улы. - Яңа микрорайон тимер юлчылар һәм Түбән Нурлат микрорайоннарын тоташтыра, “Кондырча” ландшафт паркы да ерак түгел. Болардан тыш, Яшьләр микрорайонында социаль характердагы объектлар – балалар бакчасы, мәктәп төзелеше дә каралган.

Яңа микрорайонның территориясе 33,4 гектар тәшкил итә, биредә 337 участок билгеләнгән, алар инде бүленгән дә диярлек, 56сы гына буш. Архитектура һәм шәһәр төзелеше бүлеге начальнигы билгеләп үткәнчә, төзелешне башлау өчен шартлар тулы күләмдә булдырылган. Димәк, Нурлатта тагын бер микрорайон үсүгә күп вакыт та үтмәячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International