«Нурлат-информ»ның «Легенда» клубы белән уртак эшчәнлеге нәтиҗәлелеген күрсәтә

2022 елның 19 ноябре, шимбә

Безнең «Нурлат-информ» газетасының “Хәбәр бирегез” даими рубрика тагын бер якташыбызга сугыштан әйләнеп кайтмаган бабалары язмышын белергә ярдәм итте.

Валерий Дмитриевның ватанына чираттагы сәфәре шунысы белән истәлекле: озак еллардан соң аңа ниһаять үз гаиләсе тарихындагы ак тапларны бетерү мөмкинлеге чыкты.

– Әнием ягыннан бабам Сергей Васильевич һәм аның бертуган энесе Филимон Васильевич Енилиннар турында мин ишетеп кенә беләм. Алар фронтта хәбәрсез югалганнар. Бу вакытка кадәр шулай дип  санала иде. Бүген исә мин аларның һәлак булган көннәре һәм урыннары күрсәтелгән хәбәрнамәләрне алдым. Алар хәбәрсез югалмаганнар, үз Ватаннарын саклап һәлак булганнар, – дип уртаклашты Валерий Исаевич.

Көтеп алынган кайгы кәгазен аңа безнең редакциябездә тапшырдылар. Аннан алдагы көнне генә ул «Легенда» хәрби-патриотик клубы җитәкчесе Владимир Малыгин белән танышкан.

– Без Татарстанның «Хәрби Дан клубы» ассоциациясе рәисе Михаил Черепанов белән элемтәгә кердек, ул архив мәгълүматлары нигезендә бу хәбәрнамәләрне әзерләде, - дип сөйләде Владимир Сергеевич.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, нәкъ менә «Легенда» белән хәрби дан клубының уртак эше нәтиҗәсендә нурлатлыларның сугыштан кайтмаган туганнарының язмышлары турында белү мөмкинлеге бар.

Фронтта хәбәрсез югалган райондашларыбыз турында мәгълүматларны төгәлләштерү эшен дәвам итеп, аларның исемлеген бастырабыз.

– Игелекле һәм мөһим эш, - дип билгеләп үтте Мәскәүдән кайткан кунагыбыз. Ул очрашуга хәрби киемнән килгән иде.Бөтен гомерен диярлек Ватанга хезмәткә багышлаган, 39 яшендә полковник исемен алган. Һәм хәзер лаеклы ялда да ул фәнни-техник үзәкнең бүлек начальнигы булып эшләвен дәвам итә.

Владимир Малыгин кулыннан кайгы кәгазен зур дулкынлану белән алды, күчермәләрен ясатып, бөтен туганнарына да истәлеккә таратырга вәгъдә итте.

- Минем бабам Сергей Васильевич Белгород өлкәсендәге туганнар каберлегендә җирләнгән. Ул 1943 елның 10 июлендә һәлак булган. Ә 2 көннән соң әбием-Пелагея Федоровна Енилина аның бәрелешләр тынып торган арада язган соңгы хатын алган. Ул Төрнәс совхозында яшәде, гомере буе ирен әсирлеккә эләккәндер, кайтыр дип көтте. Бабам турында бераз белә идек, энем Женька хәтта каберенә дә барып кайтты. Без киләсе елда, 10 июльдә, һәлак булган көнендә барырга уйлыйбыз. Ә менә Филимон Васильевич турында бүгенге көнгә кадәр берни дә билгеле түгел иде. Документлар нигезендә ул 1942нче елның мартында үлгән, - дип дәвам итте Валерий Исаевич. – Кичә әтием үлгән көн иде, ул Урта Камышлыда җирләнгән. Улым белән аның каберенә кайттык. Шулай ук Поля  әбием каберендә дә булдык, бөтен туганнарыбыз хәтерен яд кылдык. Әти дә сугышта катнашкан, Кенигсберг шәһәренең бишенче фронтын штурмлаганда аягы һәм җилкәсе яраланган. Аягын кисәргә рөхсәт бирмәгән, әмма  чаңгыда миннән дә ким йөрми иде үзе. Госпитальдә озак дәваланган, шунда ук Җиңүне каршы алган. Сугыш турында искә төшерергә яратмый иде. Фронтовик җырларына өстенлек бирде. Әти ятим үскән, аның өчен бердәнбер апасы якын  кеше булды. Ә менә Енилиннар – әнием ягыннан туганнарым бик күп...

Гаилә тарихына шундый сакчыл мөнәсәбәт, Ватанга тугры хезмәт кебек, соклануга лаек. Валерий Исаевич үзе дә бит мөһим дата -  9 май көнне дөньяга килгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International