Нурлатлылар Бөтенроссия өмәсенә чыкты

2024 елның 27 апреле, шимбә

Нурлат районында Һәр торак пунктта Бөтенроссиякүләм шимбә өмәсе уза. Ул Нурлатта Тимерьюлчылар микрорайонында  зур күләмдә узды. Анда Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев, Куйбышев тимер юлы начальнигы Вячеслав Дмитриев катнашты.

"Нурлат тимер юлдан башлана һәм тимер юлчылар поселогы шәһәрдә иң өлкәне. Елдан-ел ул затлырак була бара, заманча була бара, биредә спорт һәм балалар мәйданчыклары, сквер бар. Тимер юл янындагы бөтен территория яхшыра», – диде Бөтенроссия өмәсендә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп Дамир Ишкинеев.

Куйбышев тимер юлы начальнигы Вячеслав Дмитриев билгеләп үткәнчә, зур коллективның мондый чыгышы тарихта беренче тапкыр дип әйтергә була.

 Биредә район Башлыгы Вячеслав Дмитриевка истәлекле сувенир тапшырды.

Өмә тимер юлчылар скверында декоратив алма, юкә һәм көмеш тупыл үсентеләре утырту белән дәвам итте. Тимер юл хезмәткәрләреннән тыш, үсентеләрне шәһәрнең 8нче мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары да утыртты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International