Нурлат хастаханәсенә яңа җиһаз кайтты

2022 елның 17 ноябре, пәнҗешәмбе

«Татнефть» ярдәме белән яңа заманча җиһазлар белән Нурлат РҮХнең ФГДС кабинетын җиһазладылар.

Күптән көтелгән модернизация дәвалау учреждениесенең җиһазлану дәрәҗәсен генә түгел, ә пациентларның кичектергесез хәлләрен диагностикалау мәсьәләсен дә хәл итәчәк.

«Мондый җиһаз турында күптән хыялландык. 2006 елдан бирле файдаланган аппарат бик искергән дә иде инде.  «Татнефть» грантлары конкурсында катнашу нәтиҗәсендә без эндоскопик процедуралар үткәрү өчен яңа видеоэндоскопик комплекс алдык. Узган елның декабрендә без проектыбызның җиңүе турында белдек, ә быелның 1 июлендә кабинетны яңа заманча җиһазлар белән җиһазладык», - дип сөйләде Нурлат РҮХнең баш шәфкать туташы Ольга Прохорова.

Япониядә эшләнгән яңа эндоскопик комплекс-ашказаны-эчәк трактының югары өлешен тикшерү буенча иң заманча аппаратларның берсе. Аның видеомәгълүмат үзәге һәм видеоскоп өлеше бар, ул җентекләп карау һәм иң кечкенә үзгәрешләрне ачыклау мөмкинлеген бирә. Цифрлы техника шулай ук гадәти эндоскопик тикшерү вакытында күренми торган 1 ммлы рак кисәкчекләрен ачыкларга мөмкинлек бирә. Пациентлар өчен дә уңай ягы бар-яңа җиһазларда процедураны узу күпкә уңайлы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International